«Аркадаш» халыкара яшьләр лагере территориясендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
- ГОМУМИ НИГЕЗЛӘР
1.1. Әлеге Кагыйдәләр «Аркадаш» лагере (алга таба — Лагерь) территориясендә сәламәтләндерү сменасын үткәрү чорында булган барлык лагерь катнашучылары тарафыннан үтәлергә тиеш.
1.2. Кагыйдәләр катнашучыларның гомере һәм сәламәтлеге иминлеген, милекнең сакланышын тәэмин итү, тәртип һәм дисциплина оештыру, шулай ук ял һәм буш вакыт программасын нәтиҗәле гамәлгә ашыру максатыннан эшләнгән.
1.3. Әлеге Кагыйдәләрне бозган өчен катнашучыга тәрбияви чаралар (тәрбияче/әйдаман белән әңгәмә, ата-аналарга (законлы вәкилләргә) хәбәр итү), ә аерым очракларда (катнашучының үз яки тирә-юньдәгеләрнең гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы гамәлләр, тупас һәм кабатлап бозулар) — администрация инициативасы белән Лагерь тәмамлану вакытыннан алда чыгару (китеп бару) чаралары кулланылырга мөмкин.
2. КӨН ТӘРТИБЕ ҺӘМ РЕЖИМ
2.1. Катнашучы Лагерьның көн тәртибен (тору, зарядка, ашау, төркем чаралары, йокы вакыты) үтәргә бурычлы. Көн тәртибе турында мәгълүмат Лагерьның рәсми челтәрләрендә һәм мәгълүмат стендында урнаштырыла.
2.2. Йокы вакытында Лагерь территориясендә куратор/әйдаман рөхсәтеннән башка катнашучыларның булуы тыела.
2.3. Барлык планлаштырылган чараларда (белем бирү, спорт, мәдәни) катнашу мәҗбүри. Катнашудан азат итү сәламәтлек торышы буенча (медицина хезмәткәре белешмәсе нигезендә) генә мөмкин.
3. ИМИНЛЕК ТАЛӘПЛӘРЕ ҺӘМ ТЫЮЛАР
3.1. Катгый рәвештә тыела:
- Лагерь территориясеннән рөхсәтсез китү. Территория чикләреннән читкә чыгу бары тик Лагерь хезмәткәрләре озатуында һәм смена директорының язма рөхсәте белән генә мөмкин.
- Тәмәке тарту, алкогольле, аз алкогольле эчемлекләр, сыра, наркотик һәм токсик матдәләр куллану.
- Норматив булмаган лексика куллану.
- Сулыкларга тәрбиячеләр/әйдаманнар озатуыннан башка якын килү.
- Хуҗалык һәм техник биналарга (котельный, кухня, щит бүлмәләре, складлар) мөстәкыйль керү.
- Чарлакларга, түбәләргә, төзелеш басмаларына, агачларга, киртәләргә менү.
- Территориягә чит кешеләрне чакыру һәм таныш булмаган кешеләрне территориягә кертү.
- Ут белән уйнау, учаклар ягу, пиротехника, кабызгычлар, шырпылар куллану.
- Чәнечкеле, кисүче әйберләр (шул исәптән пычаклар, кайчылар, әгәр бу педагог контроле астында түгәрәктә шөгыльләнү өчен кирәк булмаса), газ һәм пневматик корал, тиз кабынучан сыеклыклар китерү, саклау, куллану һәм тарату.
3.2. Электр приборлары куркынычсызлыгы максатында:
Биналарда электр кайнаткычлары, электр чәйнекләре, үтүкләр һәм башка җылыту приборлары куллану тыела.
4. ЯШӘҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
4.1. Катнашучы Лагерь милкенә (мебель, җиһазлар), шулай ук башка катнашучыларның һәм хезмәткәрләрнең шәхси милкенә сакчыл карарга бурычлы.
4.2. Торак бүлмәләрдә һәм гомуми куллану урыннарында (душ, бәдрәфләр) чисталык сакларга, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә.
4.3. Кыйммәтле әйберләрне (кыйбатлы аппаратура, зәркән әйберләре, зур суммалы акчаларны) тумбочкаларда һәм мендәр астында саклау тәкъдим ителми. Лагерь администрациясе кыйммәтле әйберләрне һәм акчаларны әйдаманга/директорга яки җаваплы затка сакларга тапшырырга тәкъдим итә. Администрация караучысыз калдырылган кыйммәтле әйберләрнең югалуы өчен җаваплылык тотмый.
4.4. Әйдаман/куратор белән килешмичә, бүлмәдә мебельне мөстәкыйль күчерү тыела.
5. АШХАНӘДӘ ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
5.1. Ашханәгә бары тик төркем составында һәм куратор/әйдаман озатуында гына йөрелә.
5.2. Ашаганчы кулларны юу мәҗбүри.
5.3. Ашханәдән ризыклар чыгару тыела (эссе шартларда ризыкларның бозылуыннан һәм агуланудан саклану өчен).
5.4. Ашау вакытында чисталык сакларга, үз-үзеңне тыныч тотарга, башка балаларга комачауламаска.
6. ТИРӘ-ЮНЬДӘГЕЛӘР БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘР
6.1. Олыларга хөрмәт, кечеләргә кайгыртучанлык күрсәтергә, яшьтәшләрнең дәрәҗәсен хөрмәт итәргә.
6.2. Физик һәм психологик көч куллану гамәлләре (сугышу, куркыту, талап алу, буллинг (эзәрлекләү), мыскыллау, кимсетү) тыела.
6.3. Кадрга эләгүче затларның ризалыгыннан башка видео- һәм фотосурәткә төшерү, шулай ук Интернет челтәренә (социаль челтәрләр, мессенджерлар) башка катнашучыларның һәм Лагерь хезмәткәрләренең намусын һәм дәрәҗәсен пычратучы фото һәм видеолар урнаштыру тыела.
7. ПРОБЛЕМАЛАР ТУРЫНДА ХӘБӘР ИТҮ
7.1. Хәлсезләнү, имгәнү очрагында, шулай ук конфликтлы ситуация туса яки катнашучыларга карата хокукка каршы гамәлләр кылынса, катнашучы бу турыда кичекмәстән кураторга/әйдаманга яки медицина хезмәткәренә хәбәр итәргә бурычлы.
7.2. Шикле әйберләр, газ исе, төтен яки янгын табылган очракта катнашучы бу турыда кичекмәстән Лагерьның теләсә кайсы хезмәткәренә хәбәр итәргә тиеш.
8. ЙОМГАКЛАУ НИГЕЗЛӘРЕ
8.1. Лагерьга кергәндә катнашучылар белән куркынычсызлык техникасы һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча өстәмә инструктаж үткәрелә.
8.2. Лагерь территориясенә керү әлеге кагыйдәләр белән тулы ризалыкны һәм аларны үтәүне аңлата.
Кагыйдәләр белән таныштым һәм аларны үтәргә йөкләмә алам.